В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик акцияләрдә 500-дән артык кеше катнашты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). Казанлылар мобиль пунктка 1,7 тоннадан артык икенчел чималны эшкәртүгә тапшырды. 20-21-нче мартта Совет һәм Мәскәү районнарында узган экологик акцияләрдә 528 кеше катнашты.
Активистлар барлыгы 1767,4 кг икенчел чимал җыйдылар: 265,3 кг каты пластика, 341,8 кг йомшак пластика, шул исәптән дойпак һәм көпшә, 312,7 кг макулатура, 114,9 кг тетрапак, 89,9 кг металл, 5,5 кг фольга, 15,5 кг уенчык, «Беренче адым» хәйрия фонды өчен 415,3 кг кием, «Тылсымлы капкачлар» проекты өчен 44,6 кг капкач, 134,9 кг компакт-дисклар һәм техника, 15,7 кг вак фракцияләр, 11,6 кг фильтр.
Яңа экологик акцияләр үткәрү турында «Экологик. Казан» проектының социаль челтәрләрендә белергә мөмкин булачак.