Эпидемия сезоны башланганнан бирле республикада 2836 үрмәкүчсыман тикшерелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Татарстанда июль ахырына талпан тешләү аркасында медицина оешмаларына 5834 мөрәҗәгать теркәлгән, бу узган ел күрсәткеченнән 18,2 процентка түбәнрәк. Шул исәптән 1652 казанлы медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
Талпаннар тешләүнең күпчелек очраклары бакча кишәрлекләрендә (43,5%), урман массивларында (25,9%), болын зоналарында (11,2%), шәхси ярдәмче хуҗалыкларда (10,5%) теркәлгән.
Казан вируслы талпан энцефалиты күпләп очрый торган республика районнары исәбенә керә, ә иксод талпан боррелиозы республиканың бөтен территориясе өчен дә хас. Татарстанда талпаннарны тикшерү буенча әзер лаборатория базасы бар, даими рәвештә мониторинг үткәрелә. Әйтик, агымдагы елда әйләнә-тирәлектән тотылган 206 талпан һәм кешеләрдән алынган 2630 талпан тикшерелгән. Барлыгы эпидемия сезоны башыннан 2836 үрмәкүчсыманнар тикшерелде. Талпан энцефалиты вирусына антигеннар 3 талпанда (0,1%) табылган, 596 талпан (21%) боррелияләр белән зарарланган.
Республика халкының иминлеге өчен яшел зоналарда акарицид (талпаннарга каршы) эшкәртү уздырыла. Быел алар 1800,7 гектар мәйданны били, шул исәптән 605,7 гектар мәйданлы җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре территорияләре.
Шулай ук республикада вируслы талпан энцефалитын вакцина һәм серопрофилактика үткәрүне контрольдә тоту дәвам итә. Агымдагы елда вируслы талпан энцефалитыннан 6159 кеше (вакцинациягә планлаштырылганнарның 76%-ы) прививка ясаткан, талпан тешләүдән зыян күргән 1464 кеше талпанга каршы иммуноглобулин алган.
Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе халыкка талпанга каршы шәхси саклану чараларын үтәргә киңәш итә. Аерым алганда, белгечләр урманнарга һәм яшел зоналарга йөргәндә тәнгә тыгыз орынып торучы махсус яки җайлаштырылган кием кияргә киңәш итә. Биек үләнле, күләгәле урыннарда утырырга яки үләнгә ятарга кирәкми, ә табигатьтә туктау һәм куну урыннарын сайлаганда комлы туфраклы коры урыннар яки үләннәрсез участоклар сайларга кирәк. Йокларга ятар алдыннан кием-салымны, гәүдәне һәм чәчләрне җентекләп карарга кирәк. Шулай ук даруханәдә яки кибеттә сатылучы талпаннарны куркыта (репеллентлар) торган матдәләрне кулланырга кирәк.
Талпан тешләгән очракта кичекмәстән медицина ярдәме сорап яшәү яисә вакытлыча булу урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый мөмкинлек булмаганда, талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга, тешләү урынын тиешле чара белән (5%-лы йод, 70%-лы спирт һ.б.) эшкәртергә, кулларны сабын белән яхшылап юарга, алынган талпанны герметик савытка төреп, түләүле нигездә ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә түбәндәге адрес буенча илтергә кирәк: Сеченов ур., 13а.