В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 366 юл эшчесе һәм 250 берәмлек махсус техника чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
Карны Айдаров, Батурин, Мәҗит Гафури, Ильич, Ипподром, Фатыйх Кәрим, Красиков, Кремль, Кол Гали Павлов, Павлюхин, Парк, Сара Садыйкова, Сәет Галиев, Совет, Ташаяк, Клара Цеткин, Ирек мәйданы, Ямашев проспекты, Төньяк һәм Коры Елга бистәләре һәм башка участоклардан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1593 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 395 юл эшчесе һәм 437 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 1188 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән 311 тонна реагент һәм 877 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 12 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланганнар.