В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик акциядә 405 кеше катнашкан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). 1,5 тоннадан артык икенчел чималны казанлылар шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләгән мобиль пунктка эшкәтүгә тапшырды.
Активистлар 1591,48 кг икенчел чимал, шул исәптән 194,08 кг каты пластик, 266,5 кг йомшак пластик, дойпак һәм трубочкаларны да кертеп, 294,6 кг макулатура, 115,7 кг тетрапак, 94,5 кг металл һәм 8,7 кг фольга, 14,8 кг пластик уенчыклар, 370 кг «Тәүге адым» хәйрия фонды өчен кием, «Тылсымлы капчаклар» проекты өчен 75 кг капкач, 118,2 кг компакт-дисклар һәм техника, 21,6 кг вак фракцияләр,17,8 кг кг фильтрлар җыйды.
Акциядә 405 кеше катнашкан, дип хәбәр итә «Экологик. Казан» хәрәкәте активистлары.