Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2023, 16:22

1,4 меңнән артык татарстанлы «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты буенча һөнәр үзләштерә

Курсны тәмамлаучылар үз эшләрен ача яки эшкә урнаша алачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты буенча 1486 татарстанлы белем ала – алар яңа белгечлек үзләштерәләр яки өстәмә һөнәри белем алалар. Проектта республиканың 50 яшьтән өлкәнрәк 307 кешесе, шулай ук пенсия алды яшендәге 20 кеше катнаша.

Татарстанда укыту 280 программа буенча оештырылган, шул исәптән программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн, сервис һәм хезмәтләр.

Курсны тәмамлаучылар яңа белгечлек буенча эшкә урнаша яки үз эшләрен ача – үзмәшгуль, шәхси эшмәкәр була, крестьян (фермер) хуҗалыгын рәсмиләштерә ала.

Укуга гаризаларны «Россия эше» порталында һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә кабул итәләр. Программада шәһәрлеләрнең аерым категорияләре катнаша ала, аларның тулы исемлеге сылтама буенча бастырылган.

Укулар «Демография» илкүләм проекты кысаларында уза, дип хәбәр иттеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Узган ел 1300 дән артык казанлы яңа һөнәр үзләштергән яки өстәмә һөнәри белем алган. Йомгаклау аттестациясеннән соң ТР башкаласында яшәүче 1069 кеше үзмәшгуль һәм шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән, тагын 249 кеше оешмаларда эшли башлаган.

Барлык яңалыклар