В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейдлар 49 контроль ноктада узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын саклау буенча профилактик рейдлар дәвам итә. Өч көн эчендә, 26, 27 һәм 28-нче апрельдә, шәхси саклану чараларсыз 1274 пассажир ачыкланган.
Тикшерүләр автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган. Ревизорлар 49 контроль ноктада 1731 җәмәгать транспорт берәмлеген тикшергән. Рейдларда Транспорт комитеты, «Пассажирлар йөртүне оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәтләре һәм транспорт предприятиеләре, шулай ук кондукторлар катнашты. Кисәтүләрдән соң барлык пассажирлар да битлекләрен кигән.
Апрель башыннан җәмәгать транспортында битлексез 8059 пассажир ачыкланган, дип хәбәр ителә Транспорт комитетының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә.