В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик акциядә 311 кеше катнашкан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Узган ялларда Урицкий исемендәге паркта эшләгән мобиль пунктка казанлылар 1,2 тоннадан артык икенчел чимал тапшырдылар.
Активистлар 98,6 кг каты пластика, 250 кг йомшак пластика, шул исәптән дойпак һәм көпшәчекләр, 120 кг макулатура, 291,9 кг пыяла, 60 кг тетрапак, 39,2 кг металл һәм 3,1 кг фольга, 10 кг пластик уенчык, «Беренче адым» хәйрия фонды өчен 198 кг кием, «Тылсымлы капкачлар» проекты өчен 33,6 кг капкач, 66,6 кг компакт-диск һәм техника, 14,5 кг вак фракцияләр, 21 кг фильтр җыйдылар.
Акциядә 311 кеше катнашкан, дип хәбәр итә «Экологик. Казан» хәрәкәте активистлары.