Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.06.2020, 11:39

Татарстанда агымдагы елның апрель-май айларында 1,2 миллионнан артык агач утыртылды

1-нче апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык тәмамланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь, Ксения Швецова). Татарстанда 1-нче апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык тәмамланды. Ел саен уздырыла торган экология акциясе йомгаклары буенча федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юл кырыйларыннан 8100 кубометр каты көнкүреш калдыклары җыелды. Чистарту эшләреннән тыш, республика территориясендә миллионнан артык агач һәм куак утыртылды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында билгеле булды.

Ике айлык чорында 156 мең кеше һәм 9 мең берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле автомобиль юлларының бүленгән полосасыннан 5,5 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары (ТБО) җыелган. Көн саен 500-дән артык кеше һәм 160 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Ә федераль әһәмияткә ия автомобиль юлларының бүленгән полосасыннан 2600 кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыелган, көн саен 140 кеше һәм 44 махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итте ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

А.Шадриковның сүзләренә караганда, ике айлык чорында 9 меңнән артык техника җәлеп ителгән, эштә 156 мең кеше катнашкан. Полигоннарга 500 мең кубометрдан артык калдыклар чыгарылган, 1 млн 200 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

Ике айлык барышында Горький тимер юлы һәм аңа якын җитештерү участоклары тиешле хәлгә китерелгән. Хезмәткәрләр 180 кубометрдан артык җирдә чүп-чар җыйганнар һәм утильләштерүгә тапшырганнар, ә җыештырылган территориянең мәйданы 2,5 млн квадрат метрдан артып киткән.

Ике айлыкны уңышлы уздыруга ел саен уздырыла торган «Эковесна» республика акциясендә катнашучылар зур өлеш кертте, дип билгеләп үтте министр. «Акция кысаларында күп санлы кешеләр белән үткәрелә торган чараларны без онлайн-форматка күчердек. Ике ай эчендә социаль челтәрләрдә экология темасына 26 онлайн-конкурс, уеннар һәм туры эфир үткәрелде, 14 меңнән артык кулланучы аның катнашучылары һәм тамашачылары булды», - диде А.Шадриков.

«Экология өлкәсендәге хокук бозулар саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга кимеде»

Санитар-экология икеайлыгы нәтиҗәләре буенча республикада 3131 тәртип бозу ачыкланган, ә узган ел 6730 хокук бозу исәпләнгән, дип хәбәр итте ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары - ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров. Ике ай эчендә республикада экология өлкәсендәге хокук бозучыларга 5,3 млн сумнан артык штраф салынган, бу узган ел белән чагыштырганда 4 мәртәбә кимрәк, дип өстәде Ф.Шакиров. Белгечләр фикеренчә, бу барлык планлы тикшерүләрнең гамәлдән чыгарылуы белән бәйле, һәм күзәтчелек чаралары халыкның гомеренә һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаучы фактлар буенча гына уздырылган.

«Әйләнә-тирә мохиткә зыян салмаган хокук бозучыларга карата кисәтүләр ясала. Бүгенге көнгә 498 шундый кисәтү ясалган. Шулай ук хокук бозуларны профилактикалау максатларында кисәтүләр ясала - агымдагы елда шундый 629 данә булган», - дип хәбәр итте спикер.

Министрлык инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуның 1,5 меңнән артык очрагын ачыклаган, нәтиҗәдә 1328 беркетмә төзелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга кимрәк. Белгечләр шулай ук калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның 963 урынын теркәгән, шуларның 96%ы инде бетерелгән.

Еш кына рөхсәтсез чүплек урыннарын табарга һәм хокук бозучыларны ачыкларга республика халкы да булыша. А.Шадриков хәбәр иткәнчә, ике айлык башыннан иҗтимагый экология кабул итү бүлмәсенә татарстанлылардан 1507 мөрәҗәгать килгән.

«Агымдагы елның 5 аенда «Халык контроле» системасы аша һәм «Мәктәп экопатруле» кушымтасына 1321 мөрәҗәгать килгән. Бу ел башында килгән мөрәҗәгатьләрнең гомуми санының 70%ы», - дип өстәде ТР экология һәм табигый ресурслар министры.

Экология законнары кагыйдәләрен үтәү предметына күзәтү чаралары дәвам итә, дип өстәде А.Шадриков.

Барлык яңалыклар