Һәлак булган 19 җәяүленең 16 сы юлны моның өчен каралмаган урында чыккан
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь, Диана Жиленкова). Быелның 10 аенда Казанда 1 140 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 28 кеше һәлак һәм 1 326 кеше җәрәхәтләнде. Ноябрьдә һәлакәтләр нәтиҗәсендә тагын биш кеше, шул исәптән өч җәяүле вафат булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Эльнар Садриев юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы барышында хәбәр итте. Фикер алышу шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров рәислегендә узды.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Хәялиев, шулай ук Башкарма комитет, подряд оешмалары һәм автомәктәпләр вәкилләре катнашты.
Эльнар Садриев сөйләвенчә, еш кына автомобильләр бәрелешә, җәяүлеләрне һәм туктап торган транспорт чараларын бәрдерүләр була. 40 589 җәяүле 10 ай эчендә административ җаваплылыкка тартылган. Көйләнә торган җәяүлеләр кичүләрендә фаҗигаләр саны артты. Мәсәлән, һәлак булган өч җәяүленең икесе юлны светофорның тыю сигналына чыккан.
Һәлак булган 19 җәяүленең 16 сы юлны моның өчен каралмаган урында кичкән. Мәсәлән, 29 нчы октябрьдә ТАССРның 100 еллыгы магистралендә җир өсте җәяүлеләр кичүенең күрү зонасындагы җәяүлеләр коймаларындагы ярык аша үткән ир-атны бәрдерәләр. Нәтиҗәдә, 23 нче ноябрьдә зыян күрүче хастаханәдә вафат була.
33 юл-транспорт һәлакәте исерек хәлдә булган шоферлар катнашында булган. Һәлакәтләр нәтиҗәсендә ике кеше үлә, 45 кеше яралана. Мондый автомобильчеләргә карата 2 819 административ материал төзелгән, шуларның 287 се кабат бозу фактлары буенча.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы юл-транспорт һәлакәтләренә аерым игътибар бирде. Барлыгы 124 шундый вакыйга теркәлгән, аларда сигез кеше һәлак була һәм 153 кеше җәрәхәтләнә.
Рөстәм Гафаров автомәктәп вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, аларны укытуга карашларын яңадан карап чыгарга һәм аның сыйфатын яхшыртырга чакырды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров искә төшергәнчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Казан территориясендә 75 авария участогы теркәлгән, анда 270 тән артык юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә, җиде светофор объекты һәм тротуар төзелеше, проекция билгеләре белән алты җәяүлеләр кичүе җиһазлары, 1,5 мең метр җәяүлеләр коймалары, 84 метр делиниаторлар, 200 дән артык юл билгесе һәм 32 яктырту терәкләре урнаштыру кебек эшләр комплексы башкарылган; дүрт тукталыш павильоны җиһазландырылган. 65 участокта төзелеш-монтаж эшләре башланган, шуларның 63 ендә инде тәмамланган.
Казанда җыештырыла торган юлларның мәйданы бу кышкы сезонда 22 млн кв.м артып китәчәк, шуларның 4 млн – тротуарлар, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Аның сүзләренчә, шәһәр предприятиеләренең кышкы чистарту техникасы паркында 589 берәмлек исәпләнә, шул исәптән 155 катнаш юл машинасы һәм 111 трактор щеткасы. Һава торышы кискен начарланган очракта, «Буран» оператив планы буенча техника саны 1 мең берәмлеккә кадәр артачак.
«Быел тест режимында «Шәһәр мониторы» контроль системасы кертелә. Платформа техниканың эшен күзәтергә генә түгел, ә маршрутны вакытында үзгәртү буенча оператив карарлар кабул итәргә дә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Игорь Куляжев.
Бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 70 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән, 21 мең тонна реагент сатып алынган. Узган кышта беренче тапкыр сыналган мәрмәр валчыклы махсус тротуар реагентын куллану дәвам итәчәк – тагын 1 мең тонна материал сатып алынган.
Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, юлларны җыештыруга комачаулаучы ташландык автомобильләр проблемасы кала. Моның белән көрәшү өчен ул машиналарны, махсус техниканың эшенә никадәр комачаулый икәнен аңлатыр өчен, күрсәтмә рәвештә эвакуацияләргә тәкъдим итә. Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе җәяүлеләр кичүләрен чистартуны махсус контрольгә алырга кушты.
Балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны артты. Бер һәлакәт нәтиҗәсендә бала вафат була. Балалар күбесенчә юлны тиешсез урында яки светофорның тыю сигналына үтәләр. Урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү балалар өчен кызыклы форматта үтсен өчен, сыйныф сәгатьләре, акцияләр, конкурслар һәм викториналар, мәктәпләр янында урам-юл челтәре буенча экскурсияләр үткәрелә, дип сөйләде Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
Шул ук вакытта өлкәннәр ата-аналар җыелышларында, юлларда куркынычсыз тәртипне профилактикалау чараларында һәм шәхси куркынычсыз хәрәкәт маршрутларын эшләүдә катнашалар.
2,1 меңнән артык укучы мәктәпләргә 35 автобус маршруты буенча барып җитә. Беренче чиратта, алар ерак районнарда һәм поселоклардагы учреждениеләр өчен билгеләнгән. Мәктәп укучыларын 2 нче ПАТП МУП белгечләре йөртә.
Мәктәпләрдә хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядларын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә аларның саны 188, алар 3,6 мең баланы һәм 173 педагогны үз эченә ала. «Быел яңалык бар: хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядларына мәктәпләрдә билгеләнгән яшь хәбәрчеләр кушыла. Отрядлар Дәүләт автоинспекциясе белән хезмәттәшлек итә», - дип билгеләп үтте Ирек Ризванов.
98 балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту өчен махсус билгеләр һәм күчереп йөртелә торган җиһазлар бар. Бу 18 стационар һәм 80 мобиль шәһәрчек. Шул ук вакытта 56 автокласс һәм 118 юл хәрәкәте кагыйдәләре кабинеты җиһазландырылган.
«Яңа алымнар, өстәмә методикалар кертергә кирәк. Проблема бик җитди», - диде Рөстәм Гафаров. Еш кына балалар, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, ата-аналарыннан үрнәк алалар. Шуңа күрә бу эштә, беренче чиратта, өлкәннәр белән аралашу мөһим, дип йомгаклады Башкарма комитет җитәкчесе.