Латвиянең airBaltic авиакомпаниясе Казан белән Рига арасындагы рейсны яңадан җибәрә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Бүгенге көннән алып Латвиянең airBaltic авиакомпаниясе Казан белән Рига арасындагы рейсны яңадан җибәрә. Boeing 737 самолеты шәһәрләр арасында атнасына ике тапкыр (сишәмбе һәм җомга) рейслар башкарачак.
Юл вакыты 2 сәгать 40 минут тәшкил итә, дип хәбәр итә Казан халыкара аэропорты матбугат хезмәте.