В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
6 ай эчендә 203 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, 130 мең сумга якын штраф салынган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль, Юлия Летникова). 6 ай эчендә Казанда муниципаль парковкаларда дәүләт номерларыннан башка калдырылган автомобильләрдә тәгәрмәч блокираторлары 269 тапкыр урнаштырылган. Бу буш машина урыннары санын 30% ка арттырырга һәм шәһәр парковкаларындагы мондый машиналар куюдан югалган керемне 100 тапкыр диярлек киметергә мөмкинлек биргән (2021 елның беренче яртыеллыгында 9 млн сум булса, бу елның шул ук чоры өчен 100 мең сум тәшкил итә). Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин хәбәр итте.
Муниципаль парковкаларда калдырылган машиналарда дәүләт номерларын яшерү проблемасы бүгенге көндә тулысынча хәл ителмәгән, әмма аның масштабы кимегән, дип билгеләп үтте докладчы. «6 ай эчендә «Шәһәр парковка пространствосын оештыручы» МКУ контроль хезмәте 1,5 мең шундый хокук бозу очрагын бетергән», – дип сөйләде ул. Көн саен учреждение белгечләре административ-техник инспекция идарәсендәге коллегалары белән бергә рейдлар үткәрәләр һәм дәүләт номерларыннан башка автомобиль тәгәрмәчләренә блокираторлар куялар. Блокираторларда Казан шәһәре Башкарма комитеты контакт-үзәгенең телефон номеры күрсәтелгән. Машинаның алгы пыяласына тәгәрмәчләрне блокировкалау турында хәбәр урнаштыралар.
«Бу елның 6 аенда белгечләр 203 йөртүчене административ җаваплылыкка тарттылар һәм 130 мең сумга якын штраф салдылар, - диде Транспорт комитеты рәисе. – Бу парковка сессияләре санын 70% тан арттырырга мөмкинлек бирде, кергән түләү суммасын – 27% ка».
Блокираторлар белән эшләү җиңел генә бармый: машиналарның көпчәкләренә урнаштырылган 24 җайланма урланган һәм зыян күргән. «Барлык җинаятьчеләр дә табылды, аларга карата процессуаль гамәлләр бара», – диде А.Сафин. Ул шулай ук блокираторларны урнаштыру – алга таба даими рәвештә хокук бозмас өчен кисәтү эше, дип ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда Казан урамнарының йөкләнеше, шул исәптән көн дәвамында муниципаль парковкаларда салдырылган номерлар белән автомобильләр кую хисабына арткан. 2021 елның 23 нче декабреннән тәртип урнаштыру өчен муниципаль парковкаларда номерсыз калдырылган автомобиль тәгәрмәчләренә блокираторлар урнаштыру тәҗрибәсе кулланыла.