Порт урамында узган өмәгә 375 шәһәр кешесе кушылды.
Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче май). Казанда Порт урамында блогер Чистомэн белән өмә узды. 29 нчы апрельдә территорияне җыештыруга 375 шәһәр кешесе чыкты. Экоактивист белән бергә алар 427 капчык чүп-чар җыйганнар.
Җыелган калдыкларны шәһәр халкы пыяла, пластик, алюминий һәм башка фракцияләр буенча аерган. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе икенчел чималны чүп эшкәртү оешмасына тапшырачак, ул үз чиратында халыкка утырту өчен агачлар бирәчәк.
Өмә вакытында шулай ук «Чистомэн лигасы» уены узды, анда 10 кешедән торган 6 команда катнашты. Иң яхшысы «КамаСтройИнвест» ҖЧҖ коллективы булды. Оешма вәкилләре 146 капчык чүп җыйды. Уенга катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар: эко-шоперлар, термослар, алтын көрәкләр һәм чәк-чәк, дип хәбәр итә район администрациясенең матбугат хезмәте.
«Казан искиткеч шәһәр. Мин бу кадәр катнашучылар булыр дип көтмәгән идем, бу бик яхшы. Әйе, башка шәһәрләрдәге кебек, монда да чүп-чар бар, әмма кешеләр, бүгенге кебек, үзләре чыгып, территорияне чистартырга ярдәм итсәләр, чүп-чарны җиңәчәкбез», - диде Чистомэн Артур Матис-Сираҗиев.