В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
29 нчы апрельдә ул халык белән бергә Порт урамына рейдка чыгачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче апрель). Блогер Чистомэн Казанда экологик акция үткәрәчәк. Халык белән бергә ул Порт урамына рейдка чыгачак.
Өмә программасында чүп җыю, кыр кухнясы һәм dj-сетлар бар. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Чистомэн командасына кушылу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Өмә 29 нчы апрельдә 9:00 сәгатьтә узачак. Старт урыны – Порт урамы юнәлешендә елга порты территориясе. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, халык шулай ук Локомотив пляжы юнәлешендә Иделнең яр буе территориясен чистарта алачак.
Экоактивист Артур Сираҗиев (Чистомэн) шәһәрнең чисталыгына җаваплы мөнәсәбәт турындагы блогы белән билгеле. Блогер образының бер өлеше – яшел битлек һәм күзлек.