Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2024, 14:33

Казанда Зур Акчарлак күле территориясен төзекләндерү июльдә, кошларның оялау һәм балалар чыгару вакыты тәмамлангач башланачак

Быел шәһәрдә федераль программа буенча 6 җәмәгать киңлегендә төзекләндерү эшләре барачак

Быел Казанда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты буенча 6 иҗтимагый мәйданны төзекләндерәчәкләр. Зур Акчарлак күле, Серов урамындагы бульвар, ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверы һәм Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы сквер, Петров паркы һәм Бутлеров урамы белән Толстой урамнары тыкрыгында эш алып барылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

«Кече Акчарлак күленнән соң без Зур Акчарлак күле территориясен төзекләндерүгә керешәбез. Бу – табигатьнең акчарлаклар оя кора, крачка һәм башка кошлар төркеме тереклек итә торган уникаль зонасы, шуңа күрә төп бурыч – шәһәр халкына ял итү өчен инфраструктура тудырганда, сулыкның табигый экосистемасын саклау», – дип сөйләде Игорь Куляжев.

Хәзер Яңа Савин районындагы күл янында әзерлек эшләре бара, төп эшләр июльдә, акчарлакларның оялау һәм балалар чыгару вакыты тәмамлангач башкарылачак. Беренче этапта 7 нче шәһәр хастаханәсеннән перинаталь үзәккә кадәр булган 2,1 гектарлы мәйданны төзекләндерәчәкләр. Проект буенча, эскәмияләр урнаштырылган зона, күзәтү мәйданчыгы, пирс, кофеханәле зур булмаган павильон һәм җәмәгать бәдрәфләре булдыру каралган. Яңа җәяүлеләр элемтәсе күл территориясен Адоратский урамы белән тоташтырачак. Моның өчен перинаталь үзәктән изге Тихон хөрмәтенә гыйбадәтханә арасында керү төркеме ясалачак.

Киров районында Петров паркын реконструкцияләү башланып китте. Быел ярты гектарлы мәйданда кече һәм олы яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары, юллар һәм яктыртылу яңартылачак. Бу эшләрнең җылылык челтәрен алыштыру белән беррәттән башкарылуын билгеләп үтте Игорь Куляжев.

Совет районындагы ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверында быел тыныч ял урыны, спорт белән шөгыльләнү зонасы, балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Яңа җәяүлеләр элемтәләре һәм өстәмә яшелләндерү оештырылачак. Эш барлык мәйданның 1,6 гектар территориясендә алып барылачак. Беренче чиратта төзекләндерү кысаларында биредә эш 2021 нче елда башланган иде: фонтан төзәтелеп, аның тирәли төзекләндерү эшләре башкарылды. Хәзер кышын фонтанның касәсен шугалак буларак файдаланалар һәм шәһәр халкы өчен чыршы шәһәрчеге ачалар.

Федераль программа буенча, Вахитов районы Бутлеров һәм Толстой урамнары тыкрыгында, Груздев исемендәге бала табу йорты белән янәшә, тагын бер иҗтимагый мәйдан төзекләндереләчәк. Хирург Александр Вишневский һәйкәле яны эскәмияләр һәм өстәмә утлар белән җиһазландырылып, яшелләндереләчәк.

Мәскәү районында «Казан-2» тимер юл вокзалы яны скверын төзекләндерү дәвам итәчәк. Узган ел бу урында «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы урнаштырдылар. Бүгенге көнгә бу мәйданда ял зоналары оештырып, юл салдылар. Эшчеләрнең урам җиһазлары урнаштырып, территорияне яшелләндерәселәре калды.

Август ахырына Серов урамындагы бульварны яшелләндерәчәкләр, вакыйгаларга бай булган, сәхнәле зона ачачаклар һәм җәяүлеләр өчен юллар салачаклар. Иҗтимагый мәйдан мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә тулысынча яраклаштырылачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.06.2024
Видеорепортаж
17.06.2024 13:57
2024 елда Казанда 18 җәмәгать урыны төзекләндерелә
Барлык яңалыклар