Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.07.2019, 15:31

«Свалка» хәйрия проекты казанлыларга кирәкмәгән әйберләрдән арынырга ярдәм итәчәк

Шәһәрлеләр секонд-сторга кием-салым, китаплар, савыт-саба, уенчыклар, техника һәм җиһазлар тапшыра алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль, Ксения Швецова). Бу айда Казанда «Свалка» хәйрия проекты старт ала, ул казанлыларга кирәкмәгән әйберләрдән экологик рәвештә арынырга ярдәм итәчәк. Шәһәрлеләр кием-салым, китаплар, савыт-саба, уенчыклар, техника һәм җиһазларны алга таба секонд-сторда сату өчен тапшыра алачак.

«Свалка» проекты активистлары аңлы куллану идеологиясе өчен чыгыш ясый. Проект 2015 елда Мәскәүдә Ирина һәм Алексей Баринскийлар инициативасы буенча старт алды, алар күченгән вакытта фатирларында кирәксез, әмма яхшы әйберләр туплануын ачыклаганнар. Алар складларны арендага алып, секонд-стор оештырганнар, аның ярдәмендә проблеманы хәл итә алганнар.

Фатир, гараж яки офисларда яткан теләсә-нинди кирәксез әйберләрне тапшырырга мөмкин: кием-салым, китаплар, савыт-саба, уенчыклар, техника һәм җиһазлар. Активистлар пычрак һәм ертылган киемнәрне, ватык җиһазлар, эчке кием һәм урын-җир кирәк-яраклары кабул итми, чөнки әйберләр утильләштерү өчен билгеләнмәгән. Җыелган барлык әйберләр секонд-сторда сатыла, ә табышның бер өлеше социаль проектларга җибәрелә.

Бүген проектка нигез салучылар шәһәрлеләрне һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләрне шәһәр халкына кирәксез әйберләрдән арынырга ярдәм итү өчен актив кушылырга чакыра. Күптән түгел проект активистлары үз идеяләрен башка шәһәрләрдә таратты һәм «броншизаны» эшләтеп җибәрделәр. Проектка кушылырга теләгән кешеләргә аны оештыручылар белән элемтәгә керергә һәм үз секонд-сторын ачарга, шул рәвешле үз бизнесын эшләтеп җибәрергә мөмкин, активистлар сүзләренә караганда, ул бер елдан да азрак вакыт эчендә үз-үзен аклаячак.

«Безне Санкт-Петербург, Красноярск, Хабаровск кебек Россия шәһәрләре хуплады. Һәм без хәтта халыкара дәрәҗәгә чыктык – күптән түгел «броншиза» буенча секонд-стор безнең ватандашыбыз инициативасы белән Тель-Авивта ачылды», - дип сөйләде «Свалка» проектының арт-директоры Герда Барановская.

Казанда секонд-стор түбәндәге адрес буенча ачылачак: Борһан Шаһиди урамы, 9а, ачылу датасы соңрак билгеле булачак. Оештыручылар проект старт алу уңаеннан Татарстан башкаласында бәйрәм чарасы уздырылачагын вәгъдә итәләр.

«Свалка» проекты белән рәсми сайтта тулырак танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар