В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәхнәдә балет сәнгатенең танылган йолдызлары Екатерина Шипулина һәм Олег Габышев чыгыш ясаячак
25 май көнне Казанда К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында үзәк балет мәктәбенең хәйрия концерты була. Сәхнәдә РФ халык артисты Екатерина Шипулина һәм РФ атказанган артисты Олег Габышев чыгыш ясаячак.
Тамашачылар алдында балет мәктәбе шәкертләре классик һәм заманча хореографик әсәрләр номерларын башкарачаклар. Концертның кульминациясе Леонид Десятников тарафыннан аранжировкаланган Астор Пьяцолла музыкасына йолдызлы кунаклар башкаруында «Танго-балет» булачак.
«Танго-балет»ны Зур театрның прима-балеринасы Екатерина Шипулина һәм Борис Эйфманның балет театры солисты Олег Габышев башкарачак, дип хәбәр иттеләр Казан мәдәният идарәсендә.
Концерт 15:00 сәгатьтә башлана.