Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.10.2023, 16:05

«Зәкят» хәйрия фонды Казанның мохтаҗ 500 гаиләсенә азык-төлек тапшырды

Татарстанда гошер сәдакасы җыю кампаниясе барышында барлыгы 827 тонна азык-төлек җыелган

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь). Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән уздырылган гошер сәдакасы җыю кампаниясе тәмамланды. Республикада барлыгы 826,9 тонна азык-төлек җыелган һәм мохтаҗларга җибәрелгән. Шул исәптән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 500 гаиләсен азык-төлек белән тәэмин иткән.

Мохтаҗларга ярдәм йөзеннән ТР халкы мәчетләргә яшелчәләр (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, суган һ.б.), җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлы кыяр, помидор, бал алып килгән. Искәрмәләр дә булган: мәсәлән, Аксубай һәм Сарман районнарындагы фермерлар гошер сәдаканы бөртекле культуралар рәвешендә, ә Лаеш районында онлата биргәннәр.

Азык-төлек хәйрия оешмаларына (ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, «Ярдәм – Помощь» гомуммилли хәйрия фонды һәм «Апрель» тернәкләндерү үзәге, шулай ук «Кеше приюты»), социаль учреждениеләргә (район картлар йортлары, балалар йортлары, мәктәп-интернатлар, мөхтәсибәтләр һәм мәчетләр каршындагы социаль ашханәләр), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.), турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә тапшырылды. Узган еллардан аермалы буларак, быел гошерның бер өлеше (бәрәңге) махсус хәрби операция зонасына, Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга җибәрелгән.

Гошер – бу сәдаканың аерым төре, анда мөселман ярлыларга сезон дәвамында алынган уңышның уннан бер өлешен бирергә тиеш. Мохтаҗлар файдасына азык-төлек җыю акциясен ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2017 елдан бирле барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә үткәрә. Җыелган һәм мохтаҗларга тапшырылган яшелчә һәм җиләк-җимешнең күләме: 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна, 2020 елда – 1000 тонна, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда – 1377,34 тонна.

Барлык яңалыклар