Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.11.2022, 16:47

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның аз тәэмин ителгән 600 гаиләсенә азык-төлек продуктлары тапшырды

Татарстанда рекордлы күләмдә гошер сәдака – мохтаҗлар өчен 1377 тоннадан артык азык-төлек җыелган.

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче ноябрь). Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән тормышка ашырылган мохтаҗ халык катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү һәм гошер сәдакасы җыю кампаниясе тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча республикада барлыгы 1377,34 тонна гошер сәдака җыелды.

Республика мөселманнары мәчеткә яшелчәләр (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, суган һ.б.), җиләк-җимешләрдән кайнатмалар, тозлы кыяр, помидор, бал алып килделәр. Мәсәлән, Сарман районында мөселман-фермерлар гошер сәдаканы бодай һәм арпа рәвешендә бүлеп бирде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Акция кысаларында җыелган продуктларны хәйрия оешмаларына (ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге), социаль учреждениеләргә (райондагы картлар йортлары, балалар йортлары), мөселман уку йортларына (мәдрәсә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге һ.б.), шулай ук мохтаҗ гаиләләргә тапшырдылар. Әйтик, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның аз керемле 600 гаиләсен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмаларын ел саен республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә 2017 елдан бирле җыя. Гошер – сәдаканың үзенчәлекле төре, мөселман кешесе ярлыларга агымдагы сезонда җыеп алынган уңышның уннан бер өлешен бирергә тиеш.

Татарстан мөхтәсибәтләрендә әлеге социаль әһәмияткә ия акциядә татарстанлыларның актив катнашуы нәтиҗәсендә 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна, 2020 елда – 1000 тонна, 2021 елда 577,33 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш җыйдылар һәм тапшырдылар.

Барлык яңалыклар