В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Игелекле Казан”ның социаль мөһим проектларына ресурс ярдәм күрсәтү буенча беренче шәһәр конкурсы уздырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Алсу Сафина). Быел беренче тапкыр уздырыла торган Казан Мэриясе каршындагы хәйрия буенча совет очрашуында “Игелекле Казан”ның социаль мөһим проектларына ресурс ярдәм күрсәтү буенча беренче шәһәр конкурсы уздыру турында игълан иттелде. Казанның Башкарма комитетында узган чарада якынча 40 хәйрия фонды һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре катнашты. Очрашуда, шулай ук, “Игелекле Казан” проекты кысасында алдагы елда уздырылачак чаралар турында сөйләштеләр. Шулар арасында: игелек декадасы һәм ярминкәләре, коммерцияле булмаган сектор өчен белем бирү мастер-класслары, “Игелекле Дулкын” фестивале һәм “Игелекле Казан” йомгаклау декабрь форумы.
Очрашу барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов искәртеп киткәнчә, “Игелекле Казан” хәйрия оешмаларының вәкилләре шәһәр җитәкчелеге белән хезмәттәшлектә эшләү, шәһәрдә хәйрия инфраструктурасын үстерү өчен уртак инструмантлар булдыру максатыннан оештырылды. Проект кысасында эшчәнлек ике юнәлеш буенча алып барыла: беренчесе, хәйрия мәдәниятен формалаштыру. Мәсәлән “Игелекле эшләр көндәлеге” проекты гамәлгә кертелде. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе берничә елдан гына күренәчәк, дип билгеләде Дамир Фәттахов. Шулай ук, “Игелекле Казан” - берничә катнашучының конкрет проектларын гамәлгә ашыру өчен ресурс үзәк булып тора. Әлеге хезмәттәшлекнең уңышлы мисалы булып - “Игелекле фудтрак” проекты тора. Аның инициаторы - Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов, ә генераль директоры - “АрСтрой” компаниясе. Проектка, шулай ук, “Азу”, “Хинкальная” кафелары, “Булатов групп” ресторан челтәрләре, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, “Зәкәт” һәм “Ярдәм” хәйрия фондлары кушылды.
Социаль мөһим проектларга ресурс ярдәме күрсәтү өчен беренче шәһәр конкурсы оештырыла. Социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар өчен үз проектларын яклап чыгарга, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр табарга һәм җәмәгать һәм муниципаль ярдәм алырга мөмкинлек тудырыла.
“Әлеге конкурс – хәйрия һәм социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыру өчен ярдәм корылмасы”, - дип билгеләде Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм “Игелекле Казан” автономия коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Алсу Сәетова. Ул билгеләп үткәнчә, гамәлдәге хәйрия фондларының күпчелегендә ресурс ярдәме кирәк булган әзер проектлар бар. Шул ук вакытта “Игелекле Казан” автономия коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе хәбәр иткәнчә, әлеге конкурс проектны гамәлгә ашыру өчен акча бирә торган грант ярдәме түгел, катнашучылар гаризаларында эш өчен кирәк булган конкрет әйберләр исемлеген язарга тиеш, мәсәлән – җиһаз, билгеле бер квалификация белгечләре һ.б.
Конкурс 3 этаптан торачак. 30-нчы апрельгә кадәр конкурс катнашучыларыннан гаризалар кабул итү эше уздырыла. 11-нче майга кадәр экспертлар тәкъдим ителгән проектларны бәяли. 25-нче майга кадәр хәйрия фондларына проектларны эшләп бетерергә һәм аларны халык алдында презентациягә әзерләргә тәкъдим ителәчәк. Конкурс финалын һәм нәтиҗәләрен чыгару май азагына планлаштырыла. Аннан соң җиңүчеләр проектлары гамәлгә ашырылачак. Конкурс ел саен уздырылыр дип көтелә.
Конкурс кысасында Горки-Әмәт урманында урнашкан “Йорт” эко үзәгендә белем бирү мастер-класслар уздыру каралган.
Киләчәк планнар турында сөйләшкәндә А.Сәетова хәбәр иткәнчә, 14-нче майдан 24-нче майга кадәр Казанда язгы игелек декадасы узачак. Мәктәпләрдә уку елын игелек дәресләре белән тәмамларга планлаштырыла. 19-нчы май көнне шәһәрнең берничә мәйданчыгында игелек ярминкәләре оештырылачак.
24-нче майда “Смена” заманча мәдәният үзәгендә яңа проект узачак – “Подиум зрелой красоты”. 5 көн дәвамында ул Мәскәүдә гамәлгә ашырылды. Катнашу өчен гаризаларын 50-гә якын кеше тапшырды.
Быел Казан Мэриясе һәм Игорь Крутойның популяр музыкасы академиясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган “Игелекле Дулкын” фестивале дәвам итәчәк. Фестиваль үзенең географиясен киңәйтә, региональ сайлау турлары Россиянең берничә шәһәрендә берьюлы узачак. Фестиваль финалы ел азагында Казанда була.
Декабрьдә Татарстан башкаласында традицион “Игелекле Казан” форумы узачак.
Алсу Сәетова Добро Mail.Ru федераль сервисы белән хезмәттәшлек турында искәртеп китте. Хезмәттәшлек дәвамында Казанның хәйрия фондлары 10 млн 690 мең сум акча җыйган.
Чарада, шулай ук, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов, Казан шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм шәһәр районнары администрация башлыкларының урынбасарлары катнашты.