Җыелган акчалар катлаулы авырулары булган балалар өчен дарулар сатып алуга юнәлдереләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Казанда өч көн дәвамында, 27-29-нчы августта, «Могҗизалар лавкасы» хәйрия ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкы балалар йортларындагы, интернатлардагы, приютлардагы һәм махсус мәктәпләрдәге балалар тарафыннан, шулай ук үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һөнәр ияләре һәм әниләр тарафыннан эшләнгән сувенирлар сатып ала алачак.
Җыелган акчалар катлаулы авырулары булган балалар өчен дарулар сатып алуга, шулай ук социаль учреждениеләрдә балалар иҗаты өчен материалларга юнәлдереләчәк.
Ярминкә «Альпари» хәйрия фонды инициативасы белән 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Ибраһимов проспекты, 56 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең икенче катында уздырыла.