Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2020, 16:45

Казанда «Бергә укыйбыз» хәйрия акциясе старт алды

Шәһәр халкы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга дистанцион белем бирү техникасы белән ярдәм итә ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Казанда «Бергә укыйбыз» хәйрия акциясе старт алды. Шәһәр халкы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга дистанцион белем бирү техникасы белән ярдәм итә ала.

Исегезгә төшерәбез, 6-нчы апрельдә Казан укучылары уку процессына кайтты, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы һәм Татарстанда үзизоляция режимы булу белән бәйле рәвештә, укулар дистанцион рәвештә уза. Әмма кайбер укучыларда онлайн-дәресләрдә катнашу өчен техник мөмкинлекләр - ноутбуклар, компьютерлар һәм планшетлар юк.

Мондый укучыларга теләгән һәркем булыша ала: моның өчен микрофон, камера һәм интернетка тоташу җайланмасы бирергә кирәк.

Акциядә катнашу өчен кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк: +7(843)239-26-36 яки сайтта гариза калдырып була, шуннан соң волонтерлар, техниканы алып, аларны гаиләләргә тапшыра алачак.

Компьютерлар, ноутбуклар яки планшетларны мөстәкыйль рәвештә Калинин урамы, 3 адресы буенча «Яхшы куллар» хәйрия складына китерергә мөмкин. Склад дүшәмбедән җомгага кадәр 11.00-дән 17.00-гә кадәр эшли, тел.: +7(843)236-65-61, дип хәбәр итә «Мәрхәмәтле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.
Барлык яңалыклар