Балалар хыялы белән тәбрикләмәләрне 6 яңа ел чыршысында табарга мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
6 яңа ел чыршысы Казан Башкарма комитеты бинасында, район администрацияләрендә, шулай ук «Игелекле Казан» коворкингында урнаштырылачак. Бүләкләр җыю шәһәр Башкарма комитетының Петербург ур., 70 адресы буенча Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында башкарылачак.
Бүләкләрне аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм ятим балалар алачак. Быел акциядә Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы балалары, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның балалары катнаша, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
«Кыш Бабайга хат» акциясе Казанда 11 нче мәртәбә уздырыла. Бу вакыт эчендә 1800 бала 5 миллион сумнан артык бүләк алды.