В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар «Зооцентр» приютыннан ошаган этне өйләренә ала алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май). 5 нче июнь көнне Казанның Горки-Әмәт урманында «Лапа дружбы» хәйрия акциясе узачак. Шәһәр халкы «Зооцентр» приютында тәрбияләнүчеләр белән аралашып кына калмыйча, ошаган этне өйләренә дә алып китә алачак.
Акция 10:00 сәгатьтә этләрне йөртү мәйданчыгында башлана. «Зооцентр» хезмәткәрләре казанлыларга приюттагы йорт хайваннары турында сөйләячәкләр. 11:00 сәгатьтә Barberdog груминг-салоны оештырган этне тәрбияләү турында лекция узачак. 12:30 сәгатьтә өйрәтелгән эт белән күрсәтмә чыгыш булачак. 13:00 дән 14:00 гә кадәр кинолог Мария Ткачева «Тәрбиягә алган эт: гаиләдә җайлашырга ничек ярдәм итәргә» дигән лекция үткәрәчәк.
Акция барышында «Игелек өстәле» эшләячәк – теләгән һәркем приют өчен азык, дарулар һәм башка кирәкле әйберләр алып килә ала. Шулай ук хайваннар өчен натураль азык һәм тәм-томнар ярминкәсе оештырылачак. Приюттан эт алучыларга йорт хайванына бер атнага җитәрлек азык бүләк итәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан башкаласында «Зооцентр» приютыннан 406 эт шәһәр халкы ярдәме белән гаиләле булды. Узган ел дәвамында шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелгән хәйрия акцияләрендә 38 хайван яңа хуҗаларын тапкан. Акцияләрнең берсендә Казан Мэры Илсур Метшин 2 айлык көчекне алды, аны Аяврик дип атады.
12 нче май көнне «Черек күл» паркында «Лапа дружбы» грант конкурсына йомгак ясалды. Анда мәктәпкәчә учреждениеләр вәкилләре, Казан мәктәпләре укучылары һәм аларның әти-әниләре, шулай ук шәһәр халкы катнашты. Алар сукбай хайваннарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән үз проектларын тәкъдим иттеләр.