В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмасын шәһәрнең биш кибетендә калдырырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). 26 нчы һәм 27 нче августта Казанда «Игелек кәрҗине» хәйрия акциясе узачак. Мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмасын шәһәрнең биш кибетендә калдырырга мөмкин.
Ярдәм итәргә теләүчеләргә азык-төлек сатып алырга, аларны волонтерларга тапшырырга яки кассалар янында махсус арбаларга салырга кирәк. Саклау срогы озак булган товарларны – ярмалар, макароннар, үсемлек мае, консервлар, он, чәй, тәм-томнар һ.б. тапшырырга киңәш ителә. Җыелган продуктлардан волонтерлар җыелмалар формалаштыралар. Аларны «Альпари» хәйрия фонды карамагындагылар алачак.
Мохтаҗлар өчен азык-төлекне түбәндәге адреслар буенча кибетләрдә җыячаклар:
Батыршин урамы, 20а,
Габдулла Кариев урамы, 3,
Достоевский урамы, 81,
Зеленая урамы, 87,
Маршал Чуйков урамы, 49а.
Бүген продуктларны 16:00 дән 20:00 гә кадәр, ә иртәгә, 27 нче августта, 12:00 дән 18:00 гә кадәр калдырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы матбугат хезмәте.
Акциядә катнашу дәверендә «Альпари» хәйрия фонды 5 меңнән артык татарстанлыга азык-төлек ярдәме күрсәтте.