В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр үзләренә дүрт аяклы дус таба, шулай ук хайваннар приютларына ярдәм итә алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). 27-нче сентябрь көнне Казанның «Крылья Советов» паркында «Дай лапу» хәйрия акциясе узачак. Шәһәрлеләр үзләренә дүрт аяклы дус таба, шулай ук хайваннар приютларына ярдәм итә алачак.
Паркта этләрне йөртү өчен мәйданчык янында йорт хайваннары өчен товарлар ярминкәсе узачак. Монда ук эт асраучылар өчен лекцияләр һәм хайваннарның күрсәтмә чыгышлары булачак. Казанлылар хайваннар белән йөри алачак, ә киләчәктә аларның опекуннары булу яки дүрт аяклы дустны үз өйләренә алу мөмкин. Барлык этләр дә прививка ясатылган, һәр этне волонтер озата барачак.
Йорт хайваннары булган шәһәрлеләрне бушлай ветеринария табибы консультациялиячәк.
Шулай ук бу көнне паркта хәйрия ярминкәсе дә узачак, барлык җыелган акчалар приютларга ярдәм йөзеннән биреләчәк. Теләүчеләр акциягә этләр өчен азык, ашау савытлары, пеленкалар тапшырып кушыла алачак.
Хәйрия чарасы 12.00-дән 15.00 сәгатькә кадәр булачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.