Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.02.2022, 15:07

Юлларда авария хәлендәге участокларны ремонтлау нәтиҗәсендә Казанда трамвай вагоннарының рельстан чыгу очраклары саны 55% ка кимегән

2021 елда 32 км юл ремонтланган, 3 меңгә якын шпал алмаштырылган, 45 компенсатор һәм 240 металл стяжкалар урнаштырылган.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче февраль, Алинә Бережная). Казанда юлларда авария хәлендәге участокларны ремонтлау аркасында 2021 елның икенче яртыеллыгында трамвай вагоннарының рельстан чыгу очраклары саны 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 55% ка кимегән. Әлеге мәгълүматларны Казан Мэры Илсур Метшинга предприятиенең узган елгы эшенә йомгак ясаган вакытта «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков җиткерде.

Пассажирларны имин ташу өчен узган җәйдә «Метроэлектротранс» трамвай юлларының авария участокларына ремонт ясаган. А.Габделхаков сөйләвенчә, 32 км юл ремонтланган, 3 меңгә якын шпал алмаштырылган, 45 компенсатор һәм 240 металл стяжкалар урнаштырылган. Моннан тыш, трамвай депосында юлларны аеру һәм кушу өчен каралган өч җайланма алыштырылган, шулай ук Зур Казан боҗрасы киселешендә юлларны төзәтү буенча эш башкарылган.

«Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә икенче яртыеллыкта трамвай вагоннарының рельслардан чыгу саны 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 55% ка кимеде», – диде «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры һәм быел юлларны төзекләндерү дәвам итәчәк, дип өстәде.

Моннан тыш, Вознесение тракты (Гвардия һәм Минск урамнары буенча), Хөсәен Мәүлетов урамы аша җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе, Сәетгалиев, Г.Тукай һәм башка урамнардагы тукталыш мәйданчыклары кебек объектлар буенча трамвай линияләре һәм трамвай-троллейбусларның элемтә челтәрләрен төзү һәм урнаштыру эшләре башкарылган.

2022 елда «Метроэлектротранс» Гвардия, Модель, Халитов урамнарында һәм елга порты янында 5,1 км озынлыктагы төеннәргә агымдагы ремонт ясау планлаштыра.

Көзен шәһәрдә 5 нче һәм 5а маршрутлары буенча барлык трамвай тукталышларында 96 электрон табло алыштырылган. «Метроэлектротранс» генераль директоры Мэрга әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Хәзер безнең тукталышлар 100 процент җиһазландырылды, –диде А.Габделхаков. – Яңа таблолар якты светодиодлар һәм халыкка транспортның тоткарлану сәбәпләре һәм аларны бетерү вакыты турында хәбәр итә торган өстәмә белешмә юллары белән аерылып торалар».

Барлык яңалыклар