Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2018, 14:08

Республика штабы эшчәнлеге ярдәмендә Казанда ике проблемалы объектта эшләр яңартылды

Киләсе елда “Молодежный” торак комплексындагы “шәм” йортны һәм Четаев ур., 4-нче йортны тапшырырга планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь, Ксения Швецова). Казанда киләсе елда “Фон” компанияләр төркеменең тагын бер проблемалы объектын – “Молодежный” торак комплексындагы 1-нче йортны тапшырырга планлаштырыла. Бүген бу объектта “Ак Таш” компаниясе эшли башлады. Киләсе елның язында “Фирма “Свей” ҖЧҖ проблемалы объектын тапшырырга планлаштыралар – аны “Бриз” ҖЧҖ төзеп бетерәчәк. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов бүген күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында ул йортларны карап чыкты, подрядчылар белән проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышты, шулай ук өлешчеләр сорауларына җавап бирде.

“Молодежный” торак комплексында 5 күп фатирлы йорт, аларның икесе тапшырылган: 4-нче йорт – 2015 елның көзендә, ә 3-нче йорт – узган елның декабрендә. Торак комплексның 1-нче йорты тапшырылырга әзер диярлек – аны “Ак Таш” компаниясе төзеп бетерәчәк.

Хәзерге вакытта төзүчеләр вентиляция эшләре башкаралар, диварларны штукатурлыйлар, тәрәзәләрнең нормаларга туры килүен тикшерәләр, территорияне төзекләндерәләр. Азат Нигъмәтҗанов аңлатканча, төзекләндерү эшләреннән йортны эксплуатациягә тапшыру тора. “Хәзер территорияне төзекләндереп бетерә алмасалар, йортны май-июнь айларында гына тапшыра алачаклар, чөнки төзекләндерелгән территориядән башка йортны тапшырырга ярамый. Ә подрядчы асфальтның бер катламын булса да сала алса, майдан иртәрәк тапшырырга тырышырбыз”, - диде А.Нигъмәтҗанов.

Төзекләндерү эшләренең төп өлешен подрядчы тиз арада тәмамларга вәгъдә итә.

“Беренче чиратта тышкы эшләрнең тәмамлануын телим, - диде А.Нигъмәтҗанов. – Моны узган елда эшләргә теләгән идек, ләкин, элемтә челтәрләре узганга, булдыра алмадык. Бүгенге көндә элемтәчеләр аларны алды, мәсьәлә хәл ителде. Әлбәттә, параллель рәвештә эчтә дә эшләр башкарылачак”.

Очрашуда өлешчеләр торак комплексның икенче йорты турында да сорадылар. Моңа кадәр өлешчеләр төзелеш өчен җитмәгән сумманы җыярга тәкъдим иткәннәр иде. Хәзерге вакытта кирәкле сумманың бер өлеше генә җыелган, шулай булса да, объектта кайбер эшләрне башкарып булды. Азат Нигъмәтҗанов искәртеп үткәнчә, проблемалы йортлар һичшиксез төзеләчәк, әмма өлешчеләр активлыгы бу мәсьәләне тизләтергә мөмкин.

Инициатив төркем вәкилләре бу сүзләрне калган өлешчеләргә җиткерергә кирәклеген билгеләп үттеләр.

Шуннан соң Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Четаев ур., 4-нче йортны карап чыкты. Ул “Фирма “Свей” ҖЧҖ йорты булып тора.130 фатирлы йортны “Бриз” ҖЧҖ төзеп бетерәчәк – компания бу йортка бер ай элек алынды. Компания директоры Андрей Беляков сөйләгәнчә, тәмамланмаган төзелеш эшләреннән кала, алдагы төзелеш компаниясенең брагын төзәтергә туры килә.

Инициатив төркем вәкиле Рәзил Кәрамов билгеләп үткәнчә, масштаблы эшләр барганы күренә. “Килешү буенча 2014 елның июлендә фатирлы булырга тиеш идек, моңа кадәр алга китеш күренмәде”, - диде ул.

Киңәшмәдә шулай ук “Казан электр челтәрләре” һәм “Казан җылылык челтәрләре” оешмалары вәкилләре бар иде. Алар белән челтәрләрне күчерү, җылылык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан кала, киңәшмәдә транспорт схемасына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.

Параллель рәвештә объектта территорияне төзекләндерү эшләре башкарыла – подрядчы оешма җитәкчесе Андрей Беляков вәгъдә иткәнчә, йорт киләсе елның май-июнь айларында тапшырылачак.

Барлык яңалыклар