Ярдәм чаралары арасында товарларны маркетплейсларда урнаштыру һәм хезмәтләрне җәелдерү буенча укыту бар
Фото: Денис Гордийко
Хәзер товарларны маркетплейсларның берсендә бушлай урнаштыруга, интернет-мәйданчыклар белән эшләү буенча квалификация күтәрүгә, электрон документ әйләнеше системасына керү һәм еллык хисап тапшыруга гаризалар кабул итү, бизнес алып бару һәм товарларны җәелдерү мәсьәләләре буенча укыту курслары ачылды, дип хәбәр иттеләр ТР Икътисад министрлыгында.
Программада катнашу өчен сайтта «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә теркәлергә кирәк. Татарстанда бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында тулырак +7(843)524-90-90 телефоны аша белергә мөмкин.
Ярдәм чараларын республиканың Икътисад министрлыгы ярдәме белән ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге күрсәтә.