В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маркетинг һәм идарә итү чаралары комплексы буенча бушлай тренинг Эшкуар йортында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). 27-нче октябрь көнне Казанда эшкуарлар өчен бушлай мастер-класс узачак. Эшкуарларны маркетинг, идарә итү чаралары һәм эшләүче бәя аргументлары комплексына танылган консультант Борис Жалило өйрәтәчәк. Очрашу Эшкуар йортында түбәндәге адрес буенча узачак: Петербург урамы, 28.
Спикер клиентларны югалтмыйча хезмәт күрсәтүгә бәяләрне арттыру өчен маркетинг коралларын, клиентлар базасы белән эшләүнең бәя стратегияләрен, вакытлы акцияләр һәм рентабельле ташламалар вариантларын, персоналны (менеджерлар) бәяләрне күтәрүгә әзерләү, клиентлар ситуацияләрен тикшерү, конфликтларны җайлау ысуллары, бәяне арттырганда эшләүче техника, клиентның бәя каршылыкларына һәм кичектерүгә җавапларны эшкәртү буенча практикумын тәкъдим итәчәк. Эшмәкәрләр шулай ук В2В, В2С һәм В2В2С өчен эш методикалары белән танышачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте.
Тренинг 10:00 сәгатьтә узачак. Сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк.
Моннан тыш, ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының YouTube-каналында мастер-классны онлайн-трансляцияләү планлаштырыла.
Мастер-класс ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.