В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларны өч көнлек курслар көтә
Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен эшмәкәрлек программасына гаризалар кабул ителә башлады. Проект бизнес белән идарә итү буенча компетенцияләр формалаштыруга юнәлтелгән.
Курс кысаларында тәҗрибәле экспертлар үз бизнесын эшләтеп җибәрүгә һәм алып баруга әзерлек буенча белемнәре белән уртаклашачак. Программада катнашучылар оптималь хокукый форманы һәм салым режимын ничек сайларга, өстәмә финанслар, шул исәптән дәүләт ярдәме программалары кысаларында да, җәлеп итәргә өйрәнәчәк. Нәтиҗәле бизнес-процессларны оештыру мәсьәләләренә күп игътибар биреләчәк. Бу персоналны эзләү һәм сайлау, продукцияне сату базарларын киңәйтү һәм алга сөрү каналларын куллану.
Укулар 15-16 мартта көндезге форматта узачак. Курс тәмамлангач, сертификат биреләчәк. Катнашуга гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр Татарстан Икътисад министрлыгында.
Укуларны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының ТР буенча филиалында Ямашев проспекты, 1 адресы буенча үткәрәчәкләр.
Программа «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, МХО ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен укыту программасы 2024 елда эшли башлады. Беренче агымда 25 кеше катнашты.