В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда 20 профессиональ булмаган биюче катнашты
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проектының юбилее уңаеннан Татарстан башкаласында «Бию көрәше» финал баттлы узды. Төп бүләк өчен 300 мең сум күләмендә 20 финалист көрәште, алардан беренче урын өчен ике катнашучы көрәште. Проектның җиңүчесе Балтач поселогында яшәүче Илнар Закиров булды.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проектының финалы Кабан күле яр буенда узды. База хәрәкәтләрен белү, пластик, тапкырлык, импровизация һәм 20 бию яратучы-биючене ТР халык артистлары Айдар Фәйзрахманов һәм Чулпан Закирова, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының кураторы һәм алып баручысы, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисткасы Алсу Мәгъсүмҗанова һәм «Яз» халык биюе ансамбле җитәкчесе Рафаэль Мустяков бәяләде.
Берничә сайлап алу турларыннан соң беренче урынга ике катнашучы чыкты. Тамашачы алкышлары белән баттл лауреаты – Балтач бистәсе кешесе Илнар Закиров сайланды. Җиңүчегә 300 мең сумлык сертификатны «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының инициаторы Гүзәл Сәгыйтова тапшырды.
«Безнең команда һәм Казан мэры Илсур Метшин өчен безнең проектның финалын бик күп тамашачыларның җыйганын күрү зур бәхет. Димәк, без дөрес юл белән барабыз һәм үз максатыбызга ирештек. Безнең халык һәрвакыт хәрәкәттә булды һәм кала, чыннан да, хәрәкәттә – тормыш, җитешлек», – дип билгеләп үтте Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр иткәнчә, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының һәр җәйге сезоны «Бию көрәше» бию баттлы форматында тәмамланачак.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проекты инде биш ел Казан мэриясе тарафыннан, телләр комиссиясе ярдәмендә, парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә оештырыла. Бу елларда дистәләрчә мастер-класслар оештырылды, ә былтыр 11 чара узды, анда профессиональ биючеләр барлык теләүчеләрне татар биюләренә өйрәтте.