Акция 26 апрельгә кадәр дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Казан – Мәскәү һәм Мәскәү – Казан маршруты буенча йөри торган поездлар пассажирларына 26 гыйнвардан 26 апрельгә кадәр махсус тариф тәкъдим ителә.
Махсус тариф түбәндәге поездларның купе вагоннарына билет алган очракта, гамәлдә:
23 номерлы Казан – Мәскәү поезды (26 гыйнвардан 26 апрельгә кадәр, 24 һәм 25 февраль һәм 10 һәм 11 марттан кала);
24 номерлы Мәскәү – Казан поезды (26 гыйнвардан 26 апрельгә кадәр, 22 февраль һәм 7 марттан кала).
2018 елның 26 гыйнварыннан 26 апреленә кадәр купе вагонына билетны махсус тариф – 999 сумга алырга мөмкин, дип хәбәр итә Горький тимер юллары матбугат хезмәте.
Урыннар саны чикләнгән. Билетлар өчен ташламалар кушылмый. Акция һәм башка махсус тәкъдимнәр турында тулырак мәгълүмат “Россия тимер юллары” ААҖ сайтында “Пассажирларга” бүлегендә бастырылган.