В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция Янгын сагы көненә багышлана
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Киров районында мондый билбордларны Зур Крыловка һәм Гладилов урамнары киселешендә, Мулланур Вахитов урамында – Горсоветская урамындагы 17 номерлы йорт янында һәм Краснококшайск урамындагы 156 номерлы бина янәшәсендә күрергә мөмкин.
Яңа Савин районында билборд Мусин урамында сәүдә үзәгенә керү урынында урнашкан.
Совет районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең портретларын Камалиев проспектында – Җиңү проспектындагы сәүдә үзәге каршында һәм Гадел Кутуй урамындагы 68 номерлы йорт янында күрергә була.
Идел буе районында билбордлар Җиңү проспектындагы 18г номерлы бина янында, Фучик урамындагы 22 һәм 24 номерлы йортлар арасында, Дубравная урамындагы 66 номерлы йорт янында, Оренбург юлы белән Җиңү проспекты киселешендә урнашкан.
Элегрәк Татарстан башкаласы билбордларында җиде фельдшерның һәм бер медицина хезмәте машинасы йөртүчесенең фотолары урнаштырылган иде. Акция Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне уңаеннан оештырылды.