Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2022, 15:40

Казанда Укытучылар көненә 30 педагог фотосурәтләре төшерелгән билбордлар пәйда булды

17 стендта зур эш тәҗрибәсе булган укытучылар, профессиональ конкурсларның призерлары һәм җиңүчеләре, олимпиадачыларны әзерләүчеләр урнаштырылган.

Фото: Мәгариф идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Халыкара Укытучылар көненә Казанның 17 билбордында хезмәтләре белән аерылып торган 30 педагогның фотосурәтләрен урнаштырдылар. Акцияне шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе оештырды.

Билбордларда шәһәр халкы зур тәҗрибәле укытучыларны, һөнәри конкурсларда җиңүчеләрне һәм олимпиадачыларны әзерләүчеләрне күрә ала.

Әйтик, билбордларның берсендә 2 нче номерлы лицей-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншинның фотосурәте урнаштырылган. Быел ул «Россия ел укытучысы» конкурсының 15 лауреатының берсе булды. Лицейда Илсур Җиһаншин «Үз укучыларыма юл табарга ярдәм итәм» девизы белән эшли.

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы һәм КФУның IT-лицее укытучысы Сөембикә Гайнетдинова да акция геройларының берсе булды. Ул астрономия һәм физика буенча төбәк, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән. Сөембикә Гайнетдинованың профессиональ девизы: «Һәрдаим эзләнүдә булыгыз, моңарчы дөнья күрмәгән бөек һәм гүзәл әйберләрне өйрәнегез».

Шулай ук бүгенге көннән казанлылар Галина Просвиркинаның «Йөрәгемне
балаларга бирәм» дигән язулы фотосурәтен стендта күрә ала. Ул 90 нчы номерлы гимназиядә
рус теле һәм әдәбиятын укыта. Укытучылар 50 еллык педагогик эш дәверендә РФ
Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы һәм РФ Мәгариф министрлыгының «Мәгариф
отличнигы» ведомство билгесе белән бүләкләнгән, дип хәбәр иттеләр шәһәр Мәгариф
идарәсендә.
Барлык яңалыклар