Узган атнада ТР башкаласында 387 бала дөньяга килгән
Фото: Денис Гордийко
Казанлылар яңа туган балаларына Марк, Әмир, Тимофей, Камил, Мөхәммәт, Тимур, Мәдинә, Риана, София, Зәринә, Әминә, Динә, Амелия, Ясминә, Айлин, Самира кебек исемнәрне аеруча яратып кушканнар.
Сирәк кушылган исемнәр: Даян, Билал, Севир, Каюм, Алим, Асылъяр, Ратибор, Нурислам, Илая, Эсмира, Миралия, Амила, Севиль, Айшә, Тамиля, Ролана, Зөһрә, Аглая, Оливия.
Шулай ук узган атнада Казанда 140 пар өйләнешкән, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә.