В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 30 августта – Шәһәр һәм республика көнендә узачак
30 нчы августта Казанның шул ук исемдәге экстрим-паркында узачак «УРАМ» урам мәдәниятләре фестиваленең хедлайнерлары диджей Biicla һәм артист Qarti булачак.
Беренче башкаручы – рейв стилендәге музыка белән эшләүче Россия электрон продюсеры һәм диджее. Biicla – Biicmak музыкаль берләшмәсенә нигез салучы. Аңа Qarti да керә: ул классик гараж элементларын динамик удар партиясе һәм артык йөкләнгән бас белән катыштыра.
Сәхнәдә шулай ук хип-хоп, неосоул һәм джаз жанрларында җырлар иҗат итүче Irma Казан R&B башкаручысы чыгыш ясаячак. Кичәгә Ralfkon поп-артисты кушылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, «УРАМ» фестивале 10:00 дән 22:00 гә кадәр узачак. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештырган чара экстремаль спорт төрләре, заманча иҗат һәм урам мәдәнияте вәкилләрен берләштерәчәк. Фестиваль программасы яшьләр төркемнәре чыгышы белән тәмамланачак.