Бүләкләрне МХОда һәлак булганнарның, инвалидлыгы һәм мохтаҗ гаиләләрдән булган балалар алачак
Яңа ел алдыннан 6 мең баллы бүләкне МХОда һәлак булганнарның балаларына, шулай ук инвалидлыгы булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән балаларга тапшырачаклар. «Нәфис» хәйрия фондыннан бүләкләрнең гомуми авырлыгы 6,3 тонна тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр оешманың матбугат хезмәтендә.
Балаларга бүләкләрне Яңа ел чыршыларында тапшыралар яки өйгә китерәләр. Баллы бүләкләр Татарстанның барлык шәһәрләреннән МХОда һәлак булганнарның балаларына, республиканың дүрт районыннан, шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарыннан инвалидлыгы булган балаларга һәм мохтаҗ гаиләләргә тапшырылачак.
«Безнең өчен бәйрәмнең һәм яңа ел кәефенең һәр балага килүе мөһим. Безнең бурыч – мохтаҗлар турында кайгыртырга», – диде РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» ХФ советы рәисе Ирек Богуславский.
МХО ветераннарының балалары өчен акция икенче ел рәттән уздырыла. Хәйрия фонды «Теләкләр чыршысы» инициативасында да катнаша. Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Яңа ел алдыннан Татарстаннан МХО катнашучылары гаиләләре 267,2 тонна товар алган.
Фондның хәйрия акцияләрендә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен bfnefis@yandex.ru электрон почтасына хат җибәрергә кирәк.