Вакытлы кагыйдәләр 6-нчы апрельдән кертелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Эшсез халыкны мәшгульлек үзәкләрендә үз-үзен изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда теркәү һәм яңадан теркәү дистанцион рәвештә алып барылачак. Вакытлы кагыйдәләр 6-нчы апрельдән кертелә.
Мәшгульлек үзәгендә теркәлү өчен Czn.g_kazan@tatar.ru электрон почтасына түбәндәге документларны җибәрергә кирәк:
туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү буенча хезмәтләр күрсәтү турында гариза. Гаризаны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталыннан җибәрергә яки мәшгульлек үзәге сайтыннан күчереп алырга мөмкин;
документларның электрон үрнәкләре: паспорт (беренче бит, теркәлү), ИНН, СНИЛС, хезмәт кенәгәсе (барлык битләр), белеме турында документ, инвалид тернәкләнүенең шәхси программасы һәм медицина-социаль экспертиза белешмәсе (инвалидлык булса), соңгы 3 айда алынган уртача хезмәт хакы турында белешмә (бер елдан да азрак элек эштән азат ителгән гражданнар өчен). Белешмә үрнәген мәшгульлек үзәге сайтында алырга мөмкин;
эшсезлек һәм керемнәрнең булмавы турында гариза.
Теркәлү өчен шул ук электрон адреска паспорт (беренче бит һәм теркәлүле бите) һәм хезмәт кенәгәсенең (беренче ике һәм соңгы ике бит) күчермәләрен, шулай ук эшсезлекне һәм керемнәрнең юклыгын раслаучы гаризаны тапшырырга кирәк.
Сораулар килеп чыкканда очракта кайнар линия телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)562-48-33. Шалтыратулар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-дән 18.00-гә кадәр һәм җомга көнне 9.00-дән 17.00-гә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Казан халкының Мәшгульлек үзәге.