Субсидияне рәсмиләштерү өчен мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә, анкета тутырырга, тестлаштыру узарга һәм бизнес-план төзергә кирәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләгән эшсез гражданнар үзмәшгульлекне үстерү программасында катнаша һәм 145 мең 100 сум күләмендә бизнес-планны тормышка ашыруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме ала ала.
Субсидияне рәсмиләштерү өчен теркәлү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә, гариза-анкета тутырырга, бизнес алып бару сәләтләрен ачыклауга юнәлдерелгән тест узарга кирәк.
Аннары чыгымнарның нигезлелеген һәм эшкуарлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген раслый торган бизнес-план булдырырга кирәк. Эксперт советының уңай карары нигезендә, мәшгульлек үзәге һәм эшсез граждан арасында дәүләт ярдәме күрсәтү турында килешү төзелә.
Тулырак мәгълүматны прописка урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә алырга мөмкин. Адреслар сайтта, «Контактлар» бүлегендә урнаштырылган. Мәшгульлек хезмәтенең барлык хезмәтләре бушлай күрсәтелә.