В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
+7(843)562-48-09 телефоны буенча курслар турында мәгълүмат белергә яисә укырга язылырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Казанда эшсез гражданнарны өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча укырга чакыралар.
Шәһәр халкына «Шәфкать туташы», «Бухгалтерия», «Смета эше», «1С кулланучысы: Предприятие» юнәлешләре буенча укулар узарга тәкъдим итәләр. Шулай ук теләүчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе һөнәрен үзләштерә ала.
+7(843)562-48-09 телефоны буенча курслар турында мәгълүмат белергә яисә укырга язылырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан халкының Мәшгульлек үзәге.