Укуларны Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештыра.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). Эшсез казанлылар бушлай төягеч йөртүче һөнәрен үзләштерә ала. Укуларны Казан халкының мәшгульлек үзәге оештыра.
Шәһәрлеләр өч ай эчендә өстәмә һөнәри белем ала алачак. Уку тәмамлангач, йомгаклау аттестациясе нигезендә чыгарылыш укучысына һөнәр һәм квалификацияне раслаучы билгеләнгән үрнәктәге документ биреләчәк.
Өстәмә мәгълүмат алу һәм курсларга язылу өчен теркәлү урыны буенча Казанның район халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк:
Мәсәлән, Авиатөзелеш районында шалтыратулар +7(843)537-86-00, +7(843)571-78-57, Вахитов районында - +7(843)277-51-59, +7(843)277-40-14, Киров районында - +7(843)554-77-36, +7(843)554-77-64-64, Мәскәү районында +7(843)564-58-72, +7(843)564-71-27, Яңа Савин районында +7(843)560-88-98, (843)560-23-23-24, Идел буе районында +7(843)224-86-83, +7(843)224-85-83, Совет районында – +7(843)273-85-03, +7(843)273-90-95 номерлары буенча кабул ителә, хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.