Курс WorldSkills стандарты буенча «Эшмәкәрлек» компетенциясендә уза.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). Казанда яшәүчеләр «Бизнес-проектлау технологияләре» квалификациясен күтәрү һөнәри программасы буенча бушлай белем ала.
Курс эшсезләр һәм эш эзләүче, мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән, 50 яшьлек һәм өлкәнрәк казанлылар, пенсия алды яшендәге шәһәр кешеләре, шулай ук өч яшькә кадәрге баланы карау ялында булган хатын-кызлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшсез әниләре өчен билгеләнгән.
Укулар «Эшмәкәрлек» компетенциясендә WorldSkills стандарты буенча уздырыла. Курс 144 академик сәгатьтән тора. WorldSkills экспертлары һәм гамәлдәге эшмәкәрләр укучылар белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак, дип хәбәр итә Казан халкының мәшгульлек үзәге.
Укулар «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында уздырыла.
Катнашуга заявка бирергә һәм тагын да җентекле мәгълүматны сайтта яисә телефон: +7(800)700-50-37 буенча алырга мөмкин.