Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бәхетсезлек очракларыннан котылырга мөмкинлек бирәчәк киңәшләр турында искә төшерә.
Фото: Денис Гордийко
– Әгәр дә бала өйдә икән, тәрәзәләр ябык булырга тиеш, хәтта янәшәсендә өлкән кеше булган очракта да, егылу өчен секунд та җитә. Яки тәрәзәләрне өскә таба гына ачыгыз.
– Бала тәрәзә янына менә алмасын өчен җиһазны тәрәзә янына куймагыз.
– Балаларга тәрәзә янында урнашкан караватта яки башка җиһазда сикерергә рөхсәт итмәгез.
– Беркайчан да москит ятьмәләренә исәп тотмагыз, чөнки алар егылулардан саклану өчен билгеләнмәгән. Киресенчә, балалар үзләрен куркынычсызлыкта хис итә, таяна һәм егыла.
– Тәрәзәләргә рәшәткәләр куегыз.
– Бала мөстәкыйль рәвештә тәрәзәләрне ача алмасын өчен блокираторлар куегыз.
– Әгәр дә сез балагызга тәрәзәдән нидер күрсәтәсез икән, аны нык итеп тотыгыз, өстәвенә, киеменнән түгел, гәүдәсеннән. Сабыйның кискен хәрәкәтләр ясавына әзер булыгыз. Уч төпләрегезне коры тотыгыз.
– Балаларга куркыныч турында сөйләгез.
– Беркайчан да балаларны караусыз калдырмагыз.