В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк
Дүшәмбе көнне, 27 октябрьдә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге яңа театр бинасында сәламәтлекне саклау технологияләренә багышланган «Яшьләр иминлеге – өстенлекле эш юнәлешебез» республика конференциясе уздырыла. Чарада катнашу өчен яшүсмерләр һәм яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау өлкәсендә эшләүче белгечләр чакырыла.
Конференция тәҗрибә уртаклашу һәм эшчәнлектә нәтиҗәгә ирешүгә комачаулый торган деструктив тәртипне профилактикалау өлкәсендә заманча алымнар куллану турында фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булачак. Чарада балалар һәм яшьләр, шулай ук аларның ата-аналары белән аерым эшләү мәсьәләләренә игътибар биреләчәк. Белгечләр бәйлелекләрне профилактикалау, ВИЧ-инфекция таралу, вейпингның зыяны һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышачак.
Чарага төп спикерлар буларак психологлар, галимнәр, наркологлар, медицина хезмәткәрләре чакырылган.
Яшьләр сәясәте, мәгариф, спорт һәм социаль яклау өлкәсе белгечләренә конференциядә катнашу өчен биредә теркәлергә кирәк.
Конференция Һади Такташ урамы, 74 йорт адресы буенча 10:00 сәгатьтә башлана.