Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2019, 18:54

Дәрвишләр бистәсендәге алмаш-юлдан башка 2035 елга М7, Компрессорлар заводы һәм Казан елгасы аша күперләр чишелеше «туктап калачак»

Казанның Генераль планы – быел кабул итү планлаштырыла торган документ проекты буенча очрашу бара.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Бу минутларда Совет районының 84-нче номерлы мәктәбендә Казанның Генераль планы – быел кабул итү планлаштырыла торган документ проекты буенча очрашу бара. Бистәдә яшәүчеләрнең шәһәр үсеше өчен мөһим булган әлеге документта салына торган юллар турындагы сорауларына Казан муниципаль берәмлеге башлыгы киңәшчесе Владимир Фомин һәм Мәскәү Генплан институтының җитештерү мәсьәләләре буенча директорының беренче урынбасары Олег Григорьев җавап бирә.

Исегезгә төшерәбез, 2035 елга кадәр шәһәр төзелеше сәясәтен билгели торган Казанның Генераль планын эшләү белән Мәскәү Генплан Институты белгечләре шөгыльләнә. Казанның Генераль планы проектында шәһәрнең урам-юл челтәрен, шул исәптән Дәрвишләр бистәсен үстерү каралган. Әлеге очрашу алдыннан Олег Григорьев һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова Казан юлларында юл ни өчен кирәклеге һәм аннан баш тарткан очракта Казан юлларында нинди вәзгыять булуы турында сөйләделәр.

М7 һәм зур Казан боҗрасы арасында тагын бер киң элемтә барлыкка киләчәк

Транспорт схемасын эшләгәндә масштаблы тикшеренү үткәрелде һәм шәһәр халкы санының артуы, шулай ук автомобильләрнең артуы исәпкә алынды. Әйтик, проектлаучылар 2035 елга Казан халкының 1 млн. 420 меңнән 1,5 млн.га кадәр кеше тәшкил итәргә мөмкинлегеннән чыгып эш иткән. Сүз уңаеннан, 2019 елның 1-нче гыйнварына Татарстан башкаласында яшәүчеләр саны 1 млн 251 мең кеше тәшкил иткән. Фаразлауларга караганда, бер кеше исәбенә машиналар саны да артачак. Транспорт моделен эшләгәндә 1000 кешегә 450 машина туры килү фаразыннан чыгып эш иткәннәр (хәзер бу күрсәткеч мең кешегә 430 машина туры килә). Асылда, проектлаучылар 2035 елга автомобильләр санының иң зур артуын фаразламаган, тик урам-юл челтәре үсмәгән очракта да, күп кенә урамнар, шул исәптән Мир урамы да бөкедә утырачак.

«Генераль планны әзерләү вакытында без математик модель ясадык, транспорт агымнарын үлчәп алдык, кәрәзле элемтә операторлары мәгълүматлары белән эшләдек, - дип сөйләде Мәскәү Генплан институтының җитештерү мәсьәләләре буенча директорының беренче урынбасары. - Модель төзелеш үсешенә бәйле рәвештә транспорт агымнарын фаразларга мөмкинлек бирә. Анализ күрсәткәнчә, 2035 елда бу «алмаш юл» – Главная урамы буенча юллар булмаса, иртәнге сәгатьләрдә М7 «туктап калачак», Компрессор заводы районында һәм Казансу аша күперләрдә коточкыч хәл килеп чыгачак».

Главная урамы зур бер боҗраның, М-7 дублерының өлеше булачак. «Дөресен әйткәндә, М7 һәм зур Казан боҗрасы арасында бөтен шәһәр аша – Оренбург трактыннан, Салмачы аша «Оргсинтеза»га кадәр тагын бер киң элемтә барлыкка киләчәк», - дип аңлатты Олег Григорьев. Аның сүзләренә караганда, якындагы 15 елда Дәрвишләр бистәсендә, Мир урамын бушату өчен, ике полосалы юл (һәр якка бер полоса) җитәрлек булачак.

Тимер юл буенда ике юлга зарурилык юк

Генераль планда шулай ук Липатов урамы буенча һәм тимер юлдан икенче якка ике юл өчен коридорлар салына. Шуны да искәртик: гамәлдәге тимер юл буенда Липатов урамы буенча урнашкан юл, ул төзелгән очракта, тимер юлның санитар-сак зонасы чикләрендә урнашачак. Йортка кагылмаган 75 метрлы гамәлдәге коридор җитәрлек булып санала. Планировка ягыннан бу юлларны урнаштыруның иң куркынычсыз варианты, чөнки санитар-сак зонасы – торак һәм социаль объектлар төзелешенә юл куймый торган территориянең аерым шартлары булган зона.

Тимер юлның икенче ягындагы аңа параллель булган шәхси юл шулай ук тимер юлның санитар-сак зонасында урнашачак.

Олег Григорьев фикеренчә, бер юл башкасына альтернатива булып тора, һәм аларның икесен дә төзү зарурлыгы юк.

Генпланнан баш тарту - бу киләсе елның перспективасы түгел

Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә эре шәһәрләрдә генераль планнан шәһәрнең шәһәр төзелеше үсешенең стратегик юнәлешләрен билгели торган документка күчү турындагы тәкъдимнәрне әзерләргә кушты. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова билгеләп үткәнчә, мондый күчеш өчен зур күләмле эш башкарырга кирәк, асылда, бу эш әле башлана гына. «Мондый җитди үзгәрешләр шәһәр төзелеше кодексын җитди эшкәртүне таләп итә. Алар, кагыйдә буларак, бер укылышта гына кабул ителми. Шуңа күрә якындагы елның перспективасы дип әйтеп булмый», - дип саный Анастасия Латыйпова.

Әлеге үзгәрешләр кайчан булачагы билгеле түгел, ә Казанның гамәлдәге генераль планы срогы 2020 елның 1-нче гыйнварында тәмамлана. «Әгәр яңа Генераль план кабул ителмәсә, без, барыннан да элек, социаль объектлар төзелешенә рөхсәт документларын бирә алмыйбыз», - дип ассызыклады белгеч. Аның сүзләренә караганда, Генераль план беренче чиратта нәкъ менә шуның өчен - социаль объектлар төзү өчен кирәк. Транспорт схемасы – документның бер өлеше, аннан башка Генпланны кабул итү мөмкин түгел.

Фоторепортаж
Дәрвишләр бистәсе халкы белән очрашу, 30.04.2019
Барлык яңалыклар