В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2017 ел эчендә генә проектта 1,5 мең казанлы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Әле генә һөнәри юлларын башлаган һәм инде тәҗрибәләре булган Казан эшмәкәрләрен “Бизнес класс” түләүсез белем бирү проектында катнашырга чакыралар.
“Бизнес класс” – белем бирү программасы, ул үзләренең керемнәрен арттыру максатында яңа стратегияләрне кулланырга әзер булган, шулай ук бизнес алып баруда кеше тәҗрибәсен өйрәнергә теләгән кешеләр өчен эшләнгән.
Курс программасы 8 модульдән тора. Аларны узып сәүдә итү, маркетинг, базарны өйрәнү, бизнес-модельләштерү, финанс грамоталылыгы нигезләренә һ.б. төшенеп булачак.
Әлеге проект Татарстан территориясендә берничә ел гамәлгә ашырыла. “Бизнес класс” барлык теләүчеләргә эшмәкәрлек эшчәнлеген башларга, ә гамәлдәге эшмәкәрләргә бизнесларын үстерергә ярдәм итәчәк. 2017 елда гына проектта 1,5 мең казанлы катнашты. Катнашучылар саны арта бара.
Курсны үтәр өчен проект сайтында теркәлергә кирәк.