Казанлылар 2 һәм 4 км дистанцияләрне уза алачак.
Фото: Денис Гордийко
Скандинавия йөреше вакытында барлык мускулларның 90% ы җәлеп ителә, ә йөкләнеш бөтен организмга тигез бүленә.
Мастер-класска җылы, уңайлы өс киеме һәм аяк киеме белән килергә кирәк, үзең белән йөрү өчен таяклар алу сорала. Тренировка 10:00 сәгатьтә башлана, 9:30 сәгатьтә терки башлыйлар. Шулай ук алдан язылу да таләп ителә.
Чараны «Зәңгәр тасма» инсульт белән авыручыларга ярдәм фонды оештыра.