В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якындагы дәрес 10 нчы сентябрьдә Горки-Әмәт урманында узачак
Фото: Денис Гордийко
Этләрнең үз-үзләрен тотышы буенча белгеч Полина Кучеева белән бергә йорт хайваннары хуҗалары төп командаларны тикшерәчәк һәм хайваннарның урамда йөргәндә тәртибен контрольдә тотарга өйрәнәчәк. Шулай ук ноузворк дәресләрендә этләр ис буенча әйберләр эзләү күнекмәләрен үстерәчәкләр.
10 нчы сентябрьдә тренировка – Горки-Әмәт урманында, 17 нче сентябрьдә – Салават Күпере торак районы паркында, ә 24 нче сентябрьдә «Крылья Советов» паркында узачак. Соңгы дәрес 1 нче октябрьдә «Комсомолец» паркында оештырыла.
13:00 сәгатьтә төп күнегүләр башланачак. 14:00 сәгатьтә шәһәр халкын ноузворк буенча мастер-класслар көтә. Очрашу урыны – этләр йөрү өчен мәйданчык. Катнашу өчен укытучы аркылы язылырга кирәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.