В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультацияләр чәршәмбе көнне узачак
Фото: vk.com/doverie_kzn
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июнь). Казан паркларында психологлар белән бушлай очрашулар башлана. Консультацияләр чәршәмбе көнне 15:00 дән 19:00 гә кадәр үткәреләчәк.
Шәһәрлеләр тәҗрибәле белгеч белән сөйләшә, борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыша, үзләренең хәле һәм кәефләре турында сөйли алачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Психологлар «Сосновая роща» паркындагы воркаут-мәйданчык, Лядской бакчасындагы фонтан, Җиңү паркындагы күл, Горький исемендәге паркның төп керү урыны янәшәсендәге мәйданчыкта, Горки-Әмәт урманындагы Cube контейнер үзәге янында, Урицкий исемендәге парк сәхнәсе янында көтәчәкләр.
Очрашулар һава шартлары аркасында гамәлдән чыгарылырга мөмкин, мәгълүматны «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең Telegram-каналында ачыкларга мөмкин.
Консультацияләр «Тыңлыйбыз» проекты кысаларында оештырылган. Узган ел очрашулар Горки-Әмәт урманында һәм «Сосновая роща» паркында узды. «Тыңлыйбыз проекты» буенча ике ел эчендә өч паркта 119 консультация уздырылган.