Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2025, 09:00

Музейларга бушлай керү һәм мастер-класслар: Казанда МХОда катнашучыларның аналары, хатыннары һәм балалары өчен акция узачак

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган барлык чаралар

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанда махсус операциядә катнашучыларның әниләре, хатыннары һәм балалары өчен акция булачак. 9 мартта алар ТР Милли музеена һәм аның филиалларына, «Казан Кремле» музей-тыюлыгына, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена бушлай керә алачак.

«Хәзинә» милли сәнгать галереясенә 11:00 дән 20:00 гә кадәр барырга мөмкин. Анда Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Владимир Попов. Пути. Дороги» («Владимир Попов. Юллар») күргәзмәсе, «ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее әсәрләре. Николай Фешин», «ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее әсәрләре. Иван Шишкин».

Казан музейлары казанлылар өчен 9 март көнне Ачык ишекләр көне оештыра. Мәсәлән, халыкка ТР Милли музеена һәм аның филиалларына керү мөмкинлеге булачак: Габдулла Тукай әдәби музее, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее, В.И.Ленин йорт-музее, композитор Нәҗип Җиһанов музее, Муса Җәлил Музей-фатиры, Каюм Насыйри музее, Е.А.Боратынский музее, Салих Сәйдәшев музее,1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы, Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее.

Шәһәрлеләр шулай ук «Казан Кремле» Музей-тыюлыгына «Эрмитаж-Казан» үзәген, Ислам мәдәнияте музеен, «Манеж» күргәзмәләр залын, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеен, Гавами урыннарның күргәзмәләр заллары, Татарстанның табигый тарих музеен, Пушечный двор музеен карый алалар.

10:00 нан 18:00 гә кадәр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее эшләячәк. Төп бинада «Импрессионист Константин Кузнецов. Россия-Франция. Возвращение» («Импрессионист Константин Кузнецов. Россия-Франция. Кайту»). Шулай ук музей фондларыннан XVI – XX гасырларның Көнбатыш Европа, Борынгы Рус, Рус сәнгате әсәрләренең даими күргәзмәсен карарга мөмкин.

11:00 дән 20:00 гә кадәрТР Дәүләт сынлы сәнгать музее заманча сәнгать галереясында Россия Рәссамнары иҗат берлегенең ТР буенча «Мост» эксперименталь иҗат остаханәсенең сәнгать проекты күргәзмәсе «Я, ТЫ, ОН, ОНА – ВМЕСТЕ ЦЕЛАЯ СТРАНА» күргәзмәсе, «Авангард гасыры. Алтын коллекция. Биш буын», «Александр Федотов» күргәзмәсе.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә шәһәр халкы өчен «Гүзәл чор. XIX-XX гасырлар чигендәге Европа сәнгате». Күргәзмә залларында «Варислар: XIX гасыр классикларыннан XXI гасыр классикларына кадәр» күргәзмәсен, Пушечный двор музеенда «Алтын һәм корыч ялтыравы. Златоуст осталарының шедеврлары», «Манеж» күргәзмә залларында «Әкият сукмаклары» проекты уза.

Музейларга бушлай керүдән тыш, «Яшүсмер» МБУ яшүсмерләр клубларында да чаралар сериясе планлаштырылган. «Алиса» клубында 10:00 нан 12:00 гә кадәр шәмдәл ясау буенча мастер-класс. Өстәл хоккее буенча мастер-классны 11:00 нан 13:00 кә кадәр «Лимонад» клубында оештыралар. 12:00 дән 14:00 кә кадәр егетләр «Бокс» клубында бокс буенча күнегүләргә кушыла алачак. Тагын бер спорт дәресе, әмма инде стрейчинг буенча 11:00 дән 12:30 га кадәр «Талантика» клубында оештыралар, ә «Оранжевое настроение» клубында 11:00 дән 12:30 га кадәр йога буенча мастер-класс узачак. 13:00 тән 15:00 кә кадәр «Старт» клубында балалар һәм яшүсмерләр өчен акварель рәсеме буенча дәрес уздырачаклар. Алдан язылу өчен телефон: 8-917-259-26-05.

«Доверие» МБУда (Коләхмәтова, 21) махсус операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары өчен «Минем эчке бакчам» сәнгать терапиясе уздырачаклар. 2,5 сәгать дәвамында очрашуда катнашучылар аларга ирешү юлында барлыкка килгән максатларны һәм каршылыкларны караячаклар, үз хисләрен аңлаячаклар һәм белдерәчәкләр, шулай ук төркем шартларында ярдәм табачаклар. Башлана 10:00 сәгатьтә. Катнашу өчен +7(843)598-33-73 телефоны буенча язылырга кирәк.

Чаралар сериясен Казанның А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә үткәрәчәкләр. 11:00 дән 12:00 гә кадәр башлап җибәрүчеләр өчен шәрык биюе буенча мастер-класс узачак, ә 14:00 тән 15:30 га кадәр агач эшләнмәләрне акрил буяулар белән бизәү һәм йон акварель белән эшләү дәресләре булачак. 14.00 һәм 16:00 да «Йон акварель», ә 16:00 да «Киндердә рәсем ясыйбыз» мастер-классы старт ала. Чараларга телефон аша язылырга мөмкин: +7(987)-273-74-21.

«Ракета» ФСО, «Спектр» спорт мәктәбендә (Парк урамы, ) 13:00 тән 14:00 кә кадәр тренер-укытучы Юлия Романова спорт аэробикасы буенча мастер-класс үткәрәчәк. Үзегез белән уңайлы спорт формасы һәм икенче аяк киеме алырга кирәк. Алдан язылу өчен телефон: +7 (950)948-87-06.

«Чулпан» мәдәни үзәгендә 16:00 сәгатьтә рус мозаикасы чарасы узачак.

Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда 17:00 сәгатьтә «Бию клубы» хореография төркеменең отчет концерты була. Концертта яңа чыгышлар, шулай ук тамашачыларга билгеле һәм инде яратып өлгергән коллектив репертуарындагы биюләр күрсәтеләчәк. Концертта шулай ук Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараеның хореография коллективлары да катнашачак.

Шулай ук Халыкара хатын-кызлар көненә башка мәдәни чаралар да узачак.
6 мартта «Мәскәү» мәдәни үзәгендә Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина катнашында ля Примавера Казан камера оркестры концерты була.

Ә 7 мартта «Чулпан» мәдәни үзәгендә Казан шәһәре филармониясе артистлары «Казан» бию ансамбле, ТР атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм ТР халык артисты Асаф Вәлиев катнашында якты язгы программа тәкъдим итәчәк.

Шул ук көнне «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә бәйрәм концерты була, анда «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, Казан шәһәре филармониясе солистлары, ТР халык артистлары Зөфәр Билалов һәм Раяз Фасыйхов чыгыш ясаячак. 8 мартта шәһәр халкына С.Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәгенең камера оркестры һәм «Голос» телепроекты катнашучысы Игнат Изотов белән бергә Дмитрий Железнов капелласы тәкъдим ителәчәк.

Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексында 11 марттагы бәйрәм концертында Ля Примавера оркестры һәм ТР халык артисты Алинә Шәрипҗанова катнашачак. Мәдәни үзәкләрдәге вакыйгаларга билетларны район администрацияләреннән сатып алырга мөмкин.
Барлык яңалыклар